Район мәгариф бүлеге методисты Ландыш Зыядиева тугызынчылар өчен имтихан тапшыру үзенчәлекләре турында

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

– Быел имтихан тапшыру тәртибендә нинди дә булса үзгәрешләр бармы?

– Тугызынчы класста имтихан тапшыру моңа ка­дәр дәүләт йомгаклау аттестациясе дип аталып йөрсә, хәзер төп дәүләт имтиханына әйләнде. Исе­ме үзгәрсә дә, җисеме шул ук кала – белемнең ныклы булуы. Имтихан вакытында класс бүлмә­ләренә күзәтү камералары да куела. Андагы видеоязмалар өч айдан да ким булмаган вакыт аралыгында саклана, чөнки нәкъ менә шушы вакыт эчендә имтихан нәтиҗә­ләрен юкка чыгару мәсьә­ләсе күтәрелергә мөмкин. Мәктәпкә кергәндә һәр укучыны махсус җайланма ярдәмендә тикшереп кер­тәчәкләр. Моңа карамастан, барыбер үзе белән кәрәзле телефон алып керү җаен тапкан укучыны тотсалар, имтиханнан чыгаралар һәм 2014 елда аны кабат тапшыру мөм­кинлегеннән мәхрүм итә­ләр.

– Имтиханга нәрсә алып керергә мөмкин соң?

– Бу хакта бөтен укучылар да яхшы белә, аңлату эшләре даими алып барыла. Имтиханга керергә рөхсәт бирүче пропуск, гельле ручка, паспорт, кирәк булса, бераз ризык, су, сок, дару алып керү рәхсәт ителә.

– Укучы сынауны тапшыра алмаса, нишләргә тиеш?

– Төп дәүләт имтиханында мәҗбүри тапшырылырга тиешле сынауның берсеннән икеле алган укучыга аны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелә. Аны дәүләт имтиханы тап­шыру комиссиясе хәл итә.

– Кайбер ата-аналардан балаларының имтиханнардан бик куркуы, стресс хәлендә булуы турында да еш ише­тер­гә туры килә.

– Әлбәттә, аларны аңларга була, чөнки еллар дә­вамында алган белем бә­я­ләнә бит. Хәзер программалар катлаулы, дә­рес­ләргә көн дә әзерләнеп йөрүне таләп итә. Белем алуны юкка гына энә бе­лән кое казуга тиңләми­ләр. Имтиханнардан куркырга түгел, ә тырышып укырга, ныклап әзерләнергә кирәк.

 

 

2014 елда төп дәүләт имтиханы

тапшыру көннәре

29 апрель – татар теле буенча бердәм республика тест узу көне.

21 апрельдән 17 майга кадәр барлык фәннәр буенча имтиханнарны вакытынннан алда тапшырырга мөмкин. Моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш һәм аны комиссия карый.

Төп этап:

28 май – җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр.

31 май – математика.

3 июнь – география, тарих, биология, чит телләр, физика.

6 июнь – рус теле.

Өстәмә этап:

10 июнь –  география, химия, әдәбият, тарих, физика, чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр.

16 июнь – рус теле, математика.

19 июнь – барлык фәннәр буенча да.

 

 


Фирәдә САЙРАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International