2013 елда балаларны машинада тиешле җайланмалардан башка хәрәкәт иттерүче Кайбыч шоферларына карата 35 беркетмә төзелгән

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Шуны исегезгә төшерәбез: Россиянең Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргыч-җайланмаларсыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф салына. Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрый. «Апас» полиция бүлегендәге юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, узган ел балаларны машинада тиешле җайланмалардан башка хәрәкәт иттерүче шоферларга карата 35 беркетмә төзелгән. Быелның ике ае эчендә исә шундый биш кагыйдә бозу очрагы күзәтелгән.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International