90 яшьлек Евдокия Жиркова: «Еллар узганын сизмәдем дә…»

2014 елның 25 марты, сишәмбе


Бар гомерен тырыш хез­мәттә үткәргән әбине олуг юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованы шат­ланып каршы алды ул.

– Без, хәзерге буын, сезнең Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Җиңү көнен якынайту өчен сез бар көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт бе­лән исәпләшмичә эшләгәнсез. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын торгызуда хез­мәт куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне хөрмәт­ләү йөзен­нән Россия Президенты  90, 95 яше тулган һәр сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә үзенең котлавын юллый. Бу те­ләкләргә без дә кушылабыз, – диде район башлыгы, юбилярга бүлә­ген тапшырып.

– Сугыш чорында күргән михнәтләрне искә төше­рәм дә, ничекләр генә түз­дек икән, дип уйланып утырам. “Серго” исемен­дә­ге заводта сменага билгеләнгән норманы арттырып үтәргә тырыштык. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” дигән лозунг цехта да эленеп торды. Заводта хез­мәтебез бик авыр булса да, берәү дә зарланмады, ачлы-туклы булсалар да, планын үтәргә тырыша иде, – дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.

Заводта чыныгу алган Евдокия Степановна сугыш тәмамлангач кына әйлә­неп кайта туган авылына. Кайтуга, колхоз эшенә керешә. Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткән Петр Жирков күз сала кызга. Каты бә­релешләрнең бер­сендә аягы каты яраланып, озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, 1943 ел­да туган авылына кайткан ул. Гаиләләре ныклы була, чөнки икесе дә яшәү яменең тынычлыкта, бер-бе­реңә хөрмәт белән карауда икәнлеген яхшы аң­лый. Озак еллар  дәвамында авыл Советы секретаре, соңрак умартачы булып эшләгән Петр бе­лән Евдокия гаиләсе авылда иң үрнәге була. Алар гомер бүләк иткән алты бала да Жирковлар нәселенә тап тө­шермичә яши. Туган нигезгә эзне суытмыйлар алар, әмма колач җәеп кар­шы алырга әтиләре генә юк. Әниләре өчен күңелләре тыныч: төпчек энеләре Михаил, киленнәре Венера яхшы тәрбияли аны.

Евдокия әбине юбилее белән котларга барлык балалары, ун оныгы, биш оныкчыгы  кайткан. Багай, Салтыйган авыллары мә­дәният йорты хезмәткәр­ләре, китапханәчеләр дә килгән иде аны котларга.

– Яшьлегем авыр сугыш елларына туры килсә дә, пар канатым каерылса да, картлыгымда мин үземне бәхетле саныйм. Балаларым исән-сау, оныкларга да бай мин. Сезнең дә эшегез тыгыздыр, беләм, шулай да  шәх­сән үзегез килеп, юбилеем белән котлавыгыз минем өчен икеләтә шатлык булды, рәхмәт сезгә. Илләр-көн­нәр тыныч булсын, – дип рәхмәтен белдерде юбиляр район башлыгына. 

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International