Кошман мәктәбен “Татарстан – Яңа гасыр” каналыннан күрсәтәчәкләр

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Әбрар Сәгыйди исемен йөртүче мәктәп тормышы турындагы тапшыру эфирга 27 мартта 15.30 сәгатьтә чыга. 30 мартта 9.15 сәгатьтә аны кабатлап күрсә­тәчәкләр. Казан журналисты бу көнне авылда узган Нәүрүз бәйрәменең дә шаһиты булды. Тапшыруны карарга онытмагыз. «Яшь ТНВ» кысаларында чыгучы бу тапшыруда Татарстан мәктәпләрендә белем бирүнең торышы, милли мәгариф үсеше, укытучыларның эш тәҗрибәсе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп тормышы киң яктыртыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International