Кайбыч укучыларының язгы каникуллары 24 марттан 30ына кадәр дәвам итә

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Каникул вакытында район мәдәният йортында “Ел укучысы” бәйгесенең финалы үткәрелә. Әлеге бәйге барышында фән олимпиадалары буенча район, республика күләмендә җиңү­челәрне дә бүләкләячәкләр. Барлык мәктәпләрдә дә түгәрәкләр эшләячәк. Казанның тарихи- мәдәни урыннарына экскурсиягә барырга теләк белдерүчеләр дә бар. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбененең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге хоккей командасы 26-29 март көннәрендә Актанышта узачак республика ярышына барырга җыена. Барлык мәктәпләр җитәкчелегенә укучыларга язгы бозга кермәү, юлларда дөрес йөрү, иминлек кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бару бурычы куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International