Район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рифат Гарифуллинның бәйрәм котлавы:
“Хөрмәтле торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Торак- коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Безгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтебезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр, учреждениеләр, сырхауханә һәм башка оешмаларның тормышына йогынты ясый. Максатыбыз – Кайбычыбызны һәр яктан төзек һәм чиста итү. Хезмәттәшләремә яңадан- яңа уңышлар, һөнәри үсеш, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим”.