Олы Урсак авылында Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чаңгы буенча эстафета ярышы

2014 елның 14 марты, җомга

Ярышта район мәктәп­лә­ренең 2001 елгы һәм аннан яшьрәк укучылары катнашындагы тугыз команда: Зур Урсак, Олы Кайбыч, Мәлки, Чүти, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән, Ульянково, Федоровское, Колаңгы мәктәпләре командалары катнашты. Һәр команда составында өч кыз һәм өч малай чыгыш ясады. Малайлар- өч, кызлар ике чакрымда ярышты.

Көндәшләрен шактый артта калдырып, Зур Урсак урта мәктәбе командасы беренче булып финиш сызыгын үтте. Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы икенче, мәлкилеләр өченче урынга чыкты. Чаңгычыларны кайнар чәй, тәмле коймак белән дә сыйладылар. Бәйгенең төп хө­кемдары – район яшь­ләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов нәтиҗә­ләрне игълан итте.

– Озак еллар дәвамында туган авылында колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй ага Зиннәтуллинны шулай олылап искә алуыгыз, аның истәлегенә чаңгы ярышы үткә­рүегез – игелекле гамәл. Авылның киләчәге өчен зур көч куйган кеше ул. Бу ярыш елдан-ел киңрәк колач алсын. Әтиләрен онытмыйча, әнә шундый чара үткәргән өчен улына зур рәхмәт. Яшьләрне спортка тартуда, аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез , – диде район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин.

Ярышның төп спонсоры Габбас Зиннәтуллин җи­ңүче командага күчмә кубок, диплом, бүләкләр һәм истәлекле медальләр тапшырды. Зур Урсак командасы, өч ел рәттән җи­ңү яулап, күчмә кубокны үзләрендә бөтенләйгә калдырды. Икенче, өченче дәрҗәдәге дипломнарга, бүләкләргә һәм истәлекле медальләргә Ху­җа Хәсән һәм Мәлки командалары лаек булды. Шәп командалар әзер­ләгән тренерларга да медальләр, бүләкләр бирелде. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләк­сез китмәде.

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International