Кече Мәме мәктәбендә шахмат түгәрәге эшләп килә. Күптән түгел биредә спортның әлеге төре буенча турнир үткәрелде.

2014 елның 14 марты, җомга
Малайлар арасында беренчелекне Гадел Гобәйдуллин яулады. Владик Филлипов, Тимур Калдин һәм Ранил Насыйбуллин җиңүчеләр булды. Алардан кызлар да калышмады: Лилия Гайфуллина, Азалия Хәйруллина һәм Раилә Шагизданова иң остасы булып танылды. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күптән түгел районда узган шахмат ярышында да балалар сынатмады. Гадел Гобәйдуллин, Лилия Гайфуллина 2-3нче урыннарны яулады. Бу җиңүләр командага беренчелек китерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International