Туган көнең белән, «Кайбыч таңнары»!

2014 елның 14 марты, җомга
“Хөрмәтле “Кайбыч таңнары” газетасы коллективы! Кайбыч муниципаль районының икътисади, со­циаль һәм мәдәни потенциалын үстерүгә һәм ныгытуга керткән өлешегез, башкарма хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлегегез өчен тирән рәх­мәтемне белдерәм. Сезнең үз йө­зе­гез, көчле һәм аңлаешлы каләмегез бар, характерыгыз ныклы. Редакция коллективы газетаны ти­рән эчтәлекле, кызыклы итеп чыгара, киң җәмә­гать­челеккә йөз тота. Зур иҗа­ди мөмкинлегегез, килә­чәккә омтылышыгыз, журналистларның югары осталыгы алга таба да ра­йоны­быз файдасына нә­ти­җәле эшләвегезгә нигез булып торыр, дип ышана­м. Журналист исемен намус белән йөртегез, һөнәри һәм гражданлык бурычыгызга тугры булып калыгыз. “Кайбыч таңнары” коллективына ныклы сә­ла­­мәтлек, иҗат уңышлары, гаилә бәхете телим.”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International