Кайбыч районында авыл җирлекләрендәге барлык сайлау участокларында да укулар узды

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары һәм сайлаулар үткәрү өчен җаваплы район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл җирлекләрендәге барлык сайлау участокларында да укулар уздырды. Авыл җирлекләре башлыклары, участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары, комиссия әгъзалары өчен үткәрелгән бу укуларда сайлауны оештыру механизмы, документларны тутыру, агитация алып бару тәртибе белән таныштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International