.jpg)
.jpg)
“Кайбыч” полиция бүлекчәсенең участковыйлар бүлеге начальнигы Альберт Шәфиев әйтүенчә, узган ел Иске Чәчкабта спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында йөргән 20 кешегә беркетмә төзелгән. Авыл имамы Фирдүс хәзрәт Шаһиев әлеге проблеманы ничек булса да хәл итү юлларын табарга кирәклегенә тукталды.
– Иске Чәчкаб хезмәтчәннәре безнең җәмгыятькә кушылганнан соң, биредә күп эшләр башкарылды. Безнең җәмгыять күпмилләтле ул. Чиркәүләргә дә, мәчетләргә дә тигез ярдәм күрсәтәбез. Биредә управляющий булып эшләүче Радик Миңнуллин да бу бүлекчәдә тәртип салу өчен шактый тырышты. Пай җирләре өчен дә халык белән исәп-хисап ясарга тырышабыз, – диде җәмгыять директоры Юрий Осипов.
Авыл Советы депутаты Мәсхүт Таҗетдинов аңа мәчет түбәсен ябудагы ярдәме өчен авыл халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.
– Авыл җирлекләренең барысында да отчет җыелышлары узды. Авылларга хас проблемаларны бер көн эчендә генә хәл итеп булмый. Максатыбыз – барлык авылларның да социаль йөзен үзгәртү, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Иске Чәчкабның Совет урамына быел таш юл салуны планлаштырабыз. Ләкин мәдәният йортында ремонт эшләре быел башланыр, дип әйтә алмыйм. Колонкаларга өслекләр ясау, чишмә тирәләрен төзекләндерү, зират тирәсен тоту кебек эшләрне элек-электән халык берләшеп үзе башкарган, – диде Альберт Рәхмәтуллин җыенга йомгак ясау чыгышында.
.jpg)
Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН