(1).jpg)
(1).jpg)
Бортаста мөгезле эре терлекләр симертүдә сигез терлекче эшли. Таналар тәүлегенә 680 грамм үсеш бирсә, үгезләр группасында бу күрсәткеч 1020 грамм тәшкил итә икән. Ферма мөдире Лилия Насыйбуллинаның терлекчелек тармагында эшли башлавына унбиш ел вакыт узган. Савымчы булып тугыз ел эшләгәннән соң куялар аны мөдир итеп.
– Терлекчеләребез тырышып эшли. Аларның барысы да күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга омтыла, – диде ул.
Азат Сәлахов җитәкчелегендәге Зур Урсак фермасында һәр сыердан көненә 14,2 килограмм сөт савалар. Барлык фермаларда да малларга азык җитәрлек. Узган ел терлекчелек биналарына ремонт ясалган, стеналар акланган, суүткәргеч торбалар буялган.
Бу җәмгыять белән әле күптән түгел генә җитәкчелек итә башлаган Рамил Каюмов элек эшләгән җәмгыятьтәге кебек яңалык керткән: идәннәргә коры известь сибеп, себереп чыгаралар, бина эче яктырып китә.
Бу җәмгыять фермаларында йөргәндә шуңа игътибар иттем: кем белән генә сөйләшмә, барысының да кәефе күтәренке, эшкә дәрте бар. Яңа җитәкче килүенә шатлануларын да яшермиләр. Моңа кадәр күрше җәмгыятьтә директор булып эшләгән Рамил Каюмовның эшлекле сыйфатлары, кешелеклелеге турында барысы да ишетеп белгән инде. Әле шушы араларда гына ферма хезмәтчәннәре белән очрашкан муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да мондагы матур үзгәрешләрне уңай бәяләгән. Директорның үзе белән фермада очраштык.
– Монда килүемнең беренче көнендә үк халык белән аңлашып, уртак тел табып эшләүне максат итеп куйдым. Эшчеләрдән нидер таләп иткәнче, иң элек аларга тиешле эш шартлары тудырырга кирәк, – диде ул. – Шушы кыска гына арада да аларның эшкә булган карашы уңай якка сизелерлек үзгәрде. Терлекчелек тармагында белгечләр дә, эшчеләр дә җитәрлек. Борындык, Кошман авылларында ферма мөдирләре куйдык. Гыйнвар аена хезмәт хакы бирелде. Бүгенге көндә язгы кыр эшләренә әзерлекне башлап җибәрдек. Мөрәле машина-трактор паркында кырык механизатор ремонтка йөри. Язын Зур Урсак, Бәрлебашы, Мөрәле, Борындык филиалларында җәйге лагерьларны торгызачакбыз. Чөнки җәйге чорда фермалар бушап торырга тиеш, югыйсә анда ремонт эшләре алып бару мөмкин булмаячак, – дип планнары белән уртаклашты Рамил Каюмов.
Әйе, һәр хезмәт коллективының уңышлы эшләве җитәкченең эшне тиешенчә оештыруына, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә бәйле.
Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН