«Йолдызлык» фестивалендә

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Бу көнне жюрига аеруча кыенгарак туры килде. Чөнки чыгыш ясаучылар күп, шулар арасыннан иң-иңнәрен гала-концертка һәм Буа шәһә­рендә узачак зона турына сайлап алырга кирәк. Ә Буада Казандагы супер-финалга чыгуы бер дә җи­ңел түгел. Анда балаларның җыр-биюгә, конферансье  осталыгына танылган сәхнә йолдызы Зилә Сөн­гатуллина кебек сәнгать белгечләре бәя бирә.

– Олы Кайбыч сәхнәсен­дә чыгыш ясаучы балаларның күп булуына шат­ландык. Бу – мәктәп коллективларының “Йолдызлык”ка  җитди әзерләнү­лә­­ре турында сөйли. Әм­ма арада катнашучылары бик аз булган мәк­тәп­ләр дә бар. Фестиваль­гә йомгак ясаганда бу хакта ае­рым сөйләшү булачак, – диде жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­лә­ләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.

Луиза СӨНГАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International