Бәрлебашы төп мәктәбе укучылары район газетасы белән дә, республикада балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар редакцияләре белән дә тыгыз элемтәдә тора.

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Әлеге мәктәптә оештырылган “Яшь бөреләр” түгәрә­ге­нә йөрүче бишенче класс укучысы Адилә Гарифуллина балалар журналында оештырылган бәйгедә өченче урынга лаек булды. Бәйге таләбе буенча укучылар “Керпе баласы Шырпы” исемле әкиятнең дәвамын язып бетерергә тиеш иде. Җиңүчеләрне редакция­дә котладылар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International