“Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы территориаль бүлеге конференциясендә яңа рәис сайладылар.

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Хәзер әлеге иҗтимагый хәрәкәт белән Мәлкидән Александр Акрымов җитәкчелек итәчәк. Конференциядә территориаль бүлек Советының яңа әгъзалары да сай­ланды. Анда шулай ук 14 сентябрьдә узачак сайлауларга Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатуралар билгеләүдә праймеризда катнашучылар исемлеге расланды. “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең 18 мартта Казанда узачак конференциясендә Александр Акрымов, авыл кулланучылар җәм­гыя­те рәисе Салават Халиков һәм “Кайбыч таңнары” газетасы хәбәрчесе Фирәдә Сайранова катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International