Кичәдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Баязитова, мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина да катнашты. Мәктәп директоры Анатолий Васильев татар теле буенча конкурсларда актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Мактау кәгазе тапшырды.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуны истә тотып, укучылар халкыбызның моңлы көйләрен, шагыйрьләребезнең тел турындагы матур шигырьләрен сөйләде.
Иске Тәрбитнең “Сәүдияр” ансамбле исә бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде. Лаеклы ялдагы Ирина Шоркина халкыбызның борынгы җырларын бүләк итте. Ирина апа яшь чакларда җыр башлаучы булган.
Керәшен тел үзенчәлекләрен өйрәнүче галимә Флера Баязитованың Иске Тәрбиткә килүе дә очраклы түгел. Ул үзе дә төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тел диалектларын, йолаларын, фольклорын, көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнгән, аларны туплап, халкыбызның киң катлауларына ирештергән.
Римма ВАСИЛЬЕВА, Иске Тәрбит