22 февральдә Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантналы кичә үткәрелде

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган әлеге тантанага республиканың барлык районнарыннан да Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстанда хәрби бурычын үтәп кайтучылар, Төньяк Кавказда кайнар нокталардагы низагларгы хәл итүдә катнашучылар, Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайтучылар чакырылган иде. Анда безнең районнан ун ир-егет катнашты. Бу тантанада Ватанга хезмәт итүдә буыннар алмашы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү хакындагы фикер кызыл җеп булып ятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International