Әлеге ярышта 1999 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнашты. Иделаръягы зонасы данын яклап, зона ярышларында беренче-икенче урыннарны яулаган Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары командалары чыгыш ясады. Бу ярышларда финалга чыккан сигез команда үзара көч сынашты. Илдус Вәлиуллин һәм Александр Галкин җитәкчелегендәге Олы Кайбыч, Мәлки, Федоровское мәктәпләре укучыларыннан торган җыелма командабыз икенче урынны яулады һәм кубок, “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган диплом белән бүләкләнде.