Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә укучы булачак баянчылар Чистай шәһәрендә узган “Кама мозаикасы” республика смотр-бәйгесеннән зур җиңү белән кайтты.

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Бәйгедә Татарстан шәһәр-районнарындагы музыка, балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүче өч йөзгә якын укучы катнашты. Анда Кайбычтагы сәнгать мәктәбендә халык уен кораллары бүлегендә Зөлфия Яруллина кул астында шөгыльләнүче Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары – игезәкләр Рамил белән Ранис Гаттаровлар парлап уйнады һәм өченче урынны яулады. Аларга баяннарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән иде. Мөрәледән Булат Сибгатов бәйгедә актив катнашканы өчен Мактау кәгазенә лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International