“Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге вәкиле семинарда катнашты

2014 елның 21 феврале, җомга

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында 1990 елдан бирле эшли. Беренче рәисе — танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова була. Оешма үзенә иң зыялы һәм милли җанлы ханымнарны туплый. «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова Татарстандагы татар хатын-кызларына бу оешманың барлыгы, ни белән шөгыльләнгәнүе, максатлары турында сөйләде. Казанга Татарстанның барлык районнарыннан диярлек килгән ханымнарның кайберләре үзләрендә тупланган «Ак калфак» бүлекчәләренең җитәкчеләре булса, кайберләре әлеге эшне башлап җибәрәчәк инициатив кешеләр иде. Ханымнар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International