Музейда узган чаралар.

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Февраль ае күп кенә тарихи вакыйгаларга бай, Галия Кайбицкая музее өчен дә февраль үзенчәлекле. 15 – февральдә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил туган. Шул уңайдан 12- февраль көнне музейда “Син өйрәткән мәңге “Үлмәс җырны” мин җырлармын сөйгән халкыма...” дип исемләнгән музей дәресе үтте, дәрестә Чүти мәктәбенең “ Тамчылар” түгәрәге әгъзалары катнышты. Дәреснең топ максаты Муса Жәлил һәм Галия Кайбцкаянын иҗатын ачып бирү иде. Галия Кайбицкаяның мемуарларыннан Муса Җәлил белән танышулары, “Алтынчәч” операсының барлыкка килу тарихы укылды, экскурсия, һәм инде Галия Кайбицкая башкаруында музей фонотекасынын уникаль фонды булып торган “Алтынчәч” операсыннан Алтынчәч ариясе тынлатылды. Дәрес ахыры белемнәрне ныгыту өчен викторина белән тогәлләнде.

                      

                       

Икенче  вакыйга Галия Кайбицкаяның олы абыйсы, нәшир, күп кенә татар журналларынын мөхәррире, жырчы Габдулла Тукайнын якын дусты Камил Мотыйгыйнын туган көне. Бу уңайдан музейда Камил Мотыйгыйның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыручы лекцияләр укыла. Лекция барышында якташыбызның тормышы иҗат юлы өйрәнелә, музей фонотекасында сакланучы Камил Мотыйгый башкаруындагы җыр тыңлытыла. Беренчеләрдән булып лекцияләргә Кошман мәктәбе укучылары килде. Чара февраль ае буенча дәвам итә.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International