“Өченче буын герое” номинациясендә чыгыш ясаган Нина Моисеева да Казанга узды. Нина Алесандровна Федоровское авыл җирлегендәге ветераннар Советы рәисе, әфган сугышында яраланган солдатларны хәрби госпитальдә дәвалаган, озак еллар Федоровскоедага Картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы булып эшләгән. “Хатын-кыз- мәдәният һәм рухият” номинациясендә катнашкан мәгариф бүлеге хезмәткәре Венера Сафиуллина, Багайда үз гаиләсенә ятим балаларны тәрбиягә алган Хәмдия Бикчәнтәева да уңышлы гына чыгыш ясады.
Яшел Үзәндә Иделаръягы районнары арасындагы хатын-кызлар катнашында узган зона бәйгедә катнашучыларның чыгышына Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская рәислегендәге жюри бәя бирде. Бу бәйгене “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган.