14 февраль – Гашыйклар көнендә Олы Кайбыч мәдәният йортында “Сөю – мәңгелек” дигән концерт үткәрелә.
Дөньядагы иң матур хис – сөю, яратуга багышланган әлеге концертта узган ел оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре арасында үткәрелгән смотрда чыгыш ясаган гаилә парларының дуэт белән җырлавы көтелә. Анда шулай ук аерым җырчылар да чыгыш ясый. Әлеге концерт кичке сәгать җидедә башлана.