“Кайбыч” хоккей мәйданына соңгы штрихлар куела

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
“Кайбыч” хоккей мәйданына соңгы штрихлар куела

Тиздән, бик тиздән Олы Кайбычта “Кайбыч” хоккей мәйданы ачыла.

Бу көннәрдә хоккей мәй­данына соңгы штрихлар куела. Шимбә көн­не төнге сәгать унбердә дә анда балалар һәм яшүсмер­ләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов җи­тәкчелегендә Илдус Вә­лиуллин, Реваль Галәвов, Илсур Ярхәмов, Илшат Зыядиев, Рузалит Җәлә­лиев, Марат Ибраһимов эшли иде әле.

Спортны чын юлдашлары итеп алган бу егетләр атна дәвамында эштән соң монда ашыкты. Хоккей мәйданы ачылу мизгелен якынайту максатында  боз катыру, аның өс­тенә сызыклар сызу  бе­лән шөгыльләнделәр. Анда оешма-пред­­прия­тие­ләр хезмәт­кәрләре дә үз өлешен кертте. Кайбыч хоккейчылары кечкенә боз мәйданында шөгыльләнеп тә уңышларга иреште. Заман таләпләренә туры килгән яңа боз мәйданы алар өчен яңа мөмкинлекләр ачсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International