«Имәнлек» паркында «Кичке уен»бәйрәме узды. Бәйрәмгә елдагыча төрле районнардан фольклор коллективлары килде. Һәр чыгыш күңел җылысы белән тулган иде, тамашачылар таныш көйләргә рәхәтләнеп кушылып җырладылар, биеделәр
Чарада ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты. Бәйрәмдә Татарстанның тугыз районыннан иҗат коллективлары катнашты. Концерт программасы бай һәм Якты булды: тамашачылар «KavkazStyle» халык бию коллективы һәм татар эстрадасының танылган җырчысы Асылъяр чыгышларыннан ләззәт алдылар.
#ҖәйТатарстанда