Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Луганск һәм Донецк Республикаларында махсус хәрби операция зонасында безнең геройлар белән очрашты

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безнең геройлар белән Луганск һәм Донецк республикаларындагы махсус хәрби операция зонасында очрашты. Безнең хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен китерделәр. Аны бөтен район: сугышчыларның туганнары һәм якыннары, күршеләре, учреждение-оешмаларның битараф булмаган коллективлары, хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар һәм аларның ата-аналары да җыйдылар. Шәхси посылкалар, автомобильләргә запас частьләр, техник элемтә чаралары, суыткычлар, шулай ук бортлы УАЗ һәм безнең сакчылар өчен мунча тапшырдык. Госпитальдә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле әйберләрне тапшырдылар. Шулай ук Донбасс халкына ярдәм йөзеннән товарлар алып бардылар. Егетләр Кайбыч халкына рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International