"Имәнлек" паркында «Татарстанда җәй»проекты кысаларында матур концерт программасы узды. Чараның программасы бай һәм төрле иде: катнашучылар мастер-класслардан ләззәт алдылар, эстафеталарда ярыштылар, футбол һәм волейбол уйнадылар, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган массакүләм велоузышта катнаштылар. ГТОның мобиль мәйданчыгы эшләде, анда һәркем үзенең физик әзерлеген һәм төгәллеген тикшерә алды. Теләүчеләр өчен төрле кайнатмалар белән хуш исле татар чәе һәм тәмле коймак белән сыйланырга мөмкин иде. Волонтерлар махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләрен ничек үрергә кирәклеген күрсәттеләр. Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар балаларга аквагрим ясады. Бәйрәмдә чүлмәкче остаханәсе эшләде, шулай ук курчак-оберег һәм сувенирларлар ясарга өйрәнергә мөмкин иде.