Колаңгада ике катлы йорт ишегалдында «без сезгә бәхет телибез»дигән ял кичәсе узды. Кичке бәйрәмгә бу йортта яшәүчеләр генә түгел, шәхси йортларда яшәүче авылдашлар, күрше Беляев авылында яшәүчеләр дә җыелган иде. Алар арасында балалар да, яшьләр дә бар иде. Ял кичәсен алып баручы, авыл китапханәчесе Лилия Федотва билгеләп үткәнчә, бу очрашуны «Татарстанда Җәй», «безнең ишегалды», Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы республика программалары кысаларында оештырганнар. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Рәмис Хәялиев авыл халкы белән очрашуда әлеге программаларның асылы, райондагы эшчәнлек турында сөйләде.
Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, бу йортта дәүләт программасы буенча капиталь ремонт ясалган, территория асфальтланган, балалар мәйданчыгы бар. Йортта яшәүчеләр 30, 20 ел элек үз ишегалды һәм йортларының нинди булуын искә төшерделәр. Ул елларда анда бернинди уңайлыклар да юк иде. Ә хәзер суүткәргеч үткәрелгән, канализация эшли, барлык уңайлыклар да бар, һәм түбәдән су үтми. Очрашуда Колангадан «Радуга» халык ансамбле, авыл үзешчәннәре чыгыш ясады, уеннар оештырылды