2025 елда 1970 елда туган хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атлар пенсия тупланмаларыннан түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Акчаны бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин.
Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 3458 кешегә түләү билгеләде.
Түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсия тупланмалары акчалары формалаша:
"Пенсия тупланмалары акчаларын гражданнар бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин. Түләү ысулы пенсия тупланмалары суммасыннан чыгып билгеләнә”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия тупланмаларының күләмен һәм алар формалаша торган фонд турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счет өземтәсенә заказ биреп, региональ Социаль фонд яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтендә белергә мөмкин.
Моны белү мөһим! Тупланмалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булган очракта түләү билгеләү турындагы гаризаны шул фондка бирергә кирәк.
Акча Россия Социаль фондында формалаша икән, гариза турыдан-туры Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә тапшырыла.
Пенсия тупланмаларын түләү мәсьәләләре буенча өстәмә консультацияне 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.