Яшь хоккейчыларның "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының финал этабы

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

3-10 февраль көннәрендә Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә 2010-2011 елларда авыл командалары арасында яшь хоккейчыларның "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының финал этабы узды. Ярышларда Оренбург, Самара, Саратов, Омск, Пенза, Тверь, Түбән Новгород, Свердловск, Архангельск өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Пермь һәм Алтай краеннан 16 иң көчле команда катнашты. Татарстан Республикасыннан тренер Вәлиуллин Илдус Госман улы җитәкчелегендә Олы Кайбыч урта мәктәбе укучыларыннан торган Кайбыч муниципаль районы җыелма командасы чыгыш ясады. Бу көннәрдә команда 6 уен уздырды, Новосибирск һәм Саратов командаларын җиңеп, 14 нче урынны алды. Командага һәм аларның тренерларына алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International