10-11 февраль көннәрендә Киров шәһәрендә 9-11 яшьлек кызлар һәм малайлар арасында тимераякта шуу буенча "барысы да стартка" төбәкара ярышлар узды. Ярышларда Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән яшь тимераякта йөгерүчеләр катнашты, барлыгы 150ләп кеше. Кайбыч районы урта мәктәбе укучылары Әлфир Газизов, Альмир Сафин, Самир Сафин яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, үзләренең шәхси рекордларын яхшырттылар һәм хис-кичерешләр диңгезе алдылар! Яшь тимераякта шуучы Альмир Сафин яшүсмерләр арасында 2 нче разрядны үтәде, Сафин Самир Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады, алар гомумкоманда буенча 2 нче урынны алды. Спортчыларны һәм тренер-укытучы Ф. Г. Җиһаншинны котлыйбыз.