Бөек Ватан сугышы башланганда Зимфира Хәсәнҗан кызына алты гына яшь булган. Аяусыз сугышның беренче көненнән үк әтиләрен фронтка алалар, шул китүеннән хәбәрсез югалган. Әниләре Минсафага алты баланы берүзенә үстерергә туры килгән, җиденчесе туганнан соң вафат булган. Аңа үзе дә яшьли тол калган каенанасы ярдәм иткән. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлеге секретаре Елена Петрова килгән иде. Алар әбигә бүләкләрен тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Олы Урсак авылында яшәүче Зимфира Хәсәнҗан кызы Кәримова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы башланганда Зимфира Хәсәнҗан кызына алты гына яшь булган. Аяусыз сугышның беренче көненнән үк әтиләрен фронтка алалар, шул китүеннән хәбәрсез югалган. Әниләре Минсафага алты баланы берүзенә үстерергә туры килгән, җиденчесе туганнан соң вафат булган. Аңа үзе дә яшьли тол калган каенанасы ярдәм иткән. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлеге секретаре Елена Петрова килгән иде. Алар әбигә бүләкләрен тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерделәр.