Район мәктәпләрендә укулар тәмамланды гына кебек. Шулай да, вакыт бик тиз уза. Җәйге каникулның бер ае инде артта калды. Димәк, яңа уку елына әзерлекне башларга вакыт.
Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин Мәлки зонасындагы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булды. Максатлары – җәйге каникул вакытында әлеге учреждениеләрдә ремонт күләмен билгеләү, нинди төзелеш материаллары алу, эшкә тотыну һәм белем йортларын яңа уку елына өлгертү.