Бу уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый:
- Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм Остазлар! Бүген җәйнең беренче көнендә, гадәттәгечә, без халыкара бәйрәм-Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Безнең районда моның өчен күп эшләнә. Уңайлы шартлар тудырыла, төрле чаралар үткәрелә.
Кайбыч районы балалары гаять талантлы. Уку елы дәвамында без аларның уңышларына куандык, аларның һәрберсе белән горурландык.
Бу казанышларның барысы да-балалар, ата-аналар, педагоглар һәм тренерларның зур эш нәтиҗәсе. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көч, вакыт һәм җан өлешен кертүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Кадерле балалар! Сезгә нык сәламәтлек, җәйге ял, яңа якты тәэсирләр һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуын телим!