Тәмәке тартуның зыяны турында барысы да белә, тик менә кальянның зыяны турында әлегә кадәр кызу бәхәсләр бара. Бу модалы тәмәке тартуның рекламасы бу бик зарарлы түгел, дип ышандыра, тик кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге белгечләре кальян тәмәке тартуның теләсә кайсы башка төре кебек үк зарарсыз була алмавын искәртә.