Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә, Татарстан эшкуарлары өчен бушлай вебинар үткәрде.
Татарстан Росреестры эксперты Александра Абдуллина вебинарда катнашучыларга сату-алу килешүе нигезендә хокукны күчергәндә дәүләт теркәве туктатылудан ничек котылырга, өченче затларның ризалыгын таләп итә торган алыш-бирешләрне башкару үзенчәлекләре, банклар тарафыннан бирелгән кредит акчаларын исәпләгәндә алыш-бирешләрне теркәү үзенчәлекләре, дәүләт теркәве өчен кирәкле документлар һәм аларга карата таләпләр, шулай ук Татарстан Росреестры тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде. Үз чиратында, вебинарда катнашучылар реаль вакыт режимында күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Беренче онлайн-семинарга барлыгы 176 катнашучы теркәлгән. Киләсе вебинарлар 11 һәм 18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак. Киләсе вебинарга сылтама буенча теркәлергә мөмкин https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1570409/
Әгәр сездә вебинарлар үткәрү буенча сораулар бар икән, тел буенча шалтыратыгыз:
(843)255-25-71-Татарстан Росреестры
(843) 524-90-90 - ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды.