Район мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова катнашты.