Милек салымнарын хәзер үк түләргә мөмкин

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Ел саен гражданнар үз милкендә булган милек, транспорт һәм җир салымнарын түли.

Ул, үз чиратында, салым түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча, салым органы тарафыннан җибәрелергә тиеш.

Кирәк булганда, мәсәлән, теркәлү урыны буенча төрле сәбәпләр (командировкага, яңа яшәү урынына күчүгә, ялга) буенча озак вакытлар булмаган очракта, бердәм салым түләү рәвешендәге салымнарны вакытыннан алда (аванс белән) түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Бердәм салым түләве электрон янчыкның аналогы булып тора, анда гражданин физик затлар мөлкәтенә, җир, транспорт салымнарына һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен акча күчерә ала.

Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә һәм милек салымнарын түләү вакыты җиткәч, салым органы мондый түләү зачетын мөстәкыйль үткәрәчәк. Беренче чиратта, түләү физик затның андый акчасы булса, салым буенча булган бурычларны түләүгә юнәлдереләчәк.

Бердәм салым түләве гражданнарга мөлкәт салымнарын түләүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерә һәм түләүне башкарганда хаталар ихтималын төшереп калдыра.

Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International