Бүген " Гади кеше язмышыннан бер көн.." Без сезгә Долгов Альберт Георгий улы турында сөйләргә телибез.
Альберт Георгий улы "Гөбнә"агрофирмасында шофер булып эшли. Хезмәт эшчәнлеген 1980 елда туган колхозында армиядән кайткач шофер булып башлый. Бүгенге көндә гомуми эш стажы 39 ел тәшкил итә.
Җитәкчелекнең сүзләренә караганда, " хуҗалыкта елдан-ел җитештерү күрсәткечләрен арттыра бара. Хезмәт сөючән, югары эшкә сәләтле. Эшлекле сыйфатларга ия, эшкә намуслы карашта».
Хәзерге вакытта түбәндәге бүләкләргә ия: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгының Мактау грамотасы-2015; Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты-2017; Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты-2018.