Шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәте алучысы Шәмсетдинова Ләбибә Гайфетдин кызы билгеләп үтте. Әлеге истәлекле дата белән аны үзәк директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, бүлек мөдире Ләйсән Басыйрова һәм социаль эш буенча белгеч Земфира Хәбибуллина котладылар.
Алар Ләбибә Гайфетдин кызына нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының җылысын, мәхәббәтен һәм кайгыртуын теләделәр, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.