Бүген без сезгә Иске Чәчкап фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры булып эшләүче Сафина Люзия Хади кызы турында сөйләргә телибез. Чөнки нәкъ менә хәзер безнең табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитар һәм барлык медицина хезмәткәрләре җилкәсендә коронавируска каршы көрәш бар.
1983 елда ул Казан медицина училищесын тәмамлый һәм инде 36 елдан артык үз һөнәренә тугры кала.
Хезмәттәшләре Люзия Сафина билгеләп үткәнчә, ул югары профессиональ белемнәре һәм тәҗрибәсе булган белгеч, эш дәверендә үзен тәртипле, башкаручы, белемле хезмәткәр итеп танытты. Пациентларга һәм аларның туганнарына игътибар, сабырлык күрсәтә, вакытында медицина ярдәме күрсәтә белә.
Быел ул "Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнде"
Барлык медицина хезмәткәрләренә тырышлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм осталыгыгыз өчен рәхмәт!