Кайбыч районы прокуроры Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте

2020 елның 14 июле, сишәмбе

2020 елның 10 июлендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән алдан хәбәр ителде. Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.

Кабул итү барышында гаилә, җир законнары өлкәсендә гражданнарның хокукларына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук алиментлар түләмәү мәсьәләсе буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Район прокуроры А.Р. Сөләйманов 2 мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтте.

1 мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International