Татарстанның КФҮтә дача амнистиясе шартларын аңлату буенча зур масштаблы акция узачак

2019 елның 27 августы, сишәмбе

          2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы Федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт документациясе таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурлыгы юк иде. Дача амнистиясенә эләкмәгән объектларның милекчеләренә нишләргә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга түләүсез консультацияләр барышында татарстанлылардан «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы»АҖнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк. Уңайлы, кирәк булган очракта, акция барышында, КФҮТӘН чыкмыйча, җир кишәрлеген ызанлауга (әле ул милеккә рәсмиләштерелмәгән очракта) яки йортның техник планына заказ бирергә мөмкин булачак. Кирәкле документларны үзе белән алырга киңәш ителә.

           Консультация 28 августта 9:00 сәгатьтән 13:00гә кадәр КФҮнең Кайбыч филиалында түбәндәге адрес буенча узачак: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 15 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International