Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үз эшен төгәлләде. Ел саен әлеге вакыйга педагогик җәмәгатьчелекне алдынгы идеяләр һәм проектлар эзләүдә берләштерә, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга, иң актуаль мәсьәләләрне фикер алышуга чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә район педагоглары узган уку елына йомгак ясадылар, киләсе елга максатлар һәм бурычлар билгеләделәр.
Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.