17 август көнне Надеждино авылында "Авыл көне" булып узды. Әлеге бәйрәм тантанасына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул барысында бәйрәм белән котлап, барысына да нык сәламәтлек, уңыш теләде, авылның тормышында актив катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтен белдерде.
"Кешеләр - ул безнең иң зур байлык. Кешеләрсез авыллар да, шәһәрләр дә булмас иде. Авыл көне бәйрәме - ул үзенең традицияләрен саклаган, тарихын хөрмәт иткән халык бәйрәме. Авылның үсеше - ул халыкның хезмәте", - дип билгеләп үтте Альберт Ильгизәрович.
Район башлыгы шулай ук киләчәк елларда Муратово һәм Кичкеево авылларында юл төзелеше планлаштыруы турында әйтеп узды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5546467.htm.