14 август көнне Олы Кайбыч авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен күңелле уеннар оештырылды. Чара мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Чара башында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова чыгыш ясады. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык катнашучыларга да күңелле ял теләде. Аннан соң программа буенча чара башланды, анда балалар "приз кисү" конкурсында, сабын куыклары тамашасында, ике төркемгә бүленеп, тизлектә ярыша алдылар. Бәйрәм барышында балаларны мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук "Маша һәм Аю" аниматорлары уйнаттылар.