Шушы көннәрдә "Вика" төзелеш фирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең балта остасы Гужов Александр Анатольевич үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән аны Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Александр Анатольевич Кайбыч районында 17 елдан артык балта остасы булып эшли, үзе Югары Ослан районында туып-үскән. Котлау көнендә дә ул Олы Кайбыч мәктәбендә эшләде, анда «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында ремонт бара.