Район башлыгы Акрымовлар шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды

2019 елның 19 июле, җомга

         Татарстанда кече хуҗалык формалары уңышлы үсә һәм кул хезмәтен автоматлаштыруга йөз тота.  Хәтта кечкенә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында да саву аппаратларыннан файдаланалар, терлекләрне ашату һәм эчүнең автоном системаларын кертәләр.
         Мисал өчен, шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган үрнәк гаиләләрнең берсе – Мәлки авылыннан Акрымовлар гаиләсе.  Бу гаилә 200 мең сум күләмендә субсидия алган һәм хәзер алар 8 сыер асрый.
         Шушы көннәрдә әлеге хуҗалыкта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булды.  Ул ферма хуҗасы Александр Акрымов белән аралашты, сыерларны тоту һәм ашату шартлары белән танышты, хуҗага хезмәтләрендә уңышлар теләде. 

         Шәхси ярдәмче хуҗалык - ул кешенең авыл җирендә үз-үзен һәм башкаларга рәхәт итеп шөгыльләнә алуының ачык мисалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International