Краснодар өлкәсенең Крымск шәһәрендә булган фаҗигага бәйле рәвештә Кайбыч халкы да гуманитар ярдәм күрсәтте. Исегезгә төшерәбез: 6 июльдә төнендә биредә су басу нәтиҗәсендә 22 мең кеше зыян күрде, 171 кеше һәлак булды.
Гуманитар ярдәм күрсәтү акциясенә районның барлык авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләренең хезмәт коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, аерым гражданнар да актив кушылды. Нәтиҗәдә, бәладә калучыларга дүрт йөз мең сумнан артык бәягә азык-төлек, өс киемнәре, көндәлек кулланыштагы товарлар озатылды. Өч машинага төялгән йөкне Казанга гуманитар ярдәм җыю пунктына Мәлки кулланучылар җәмгыяте шоферлары илтте.