2 июль көнне Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан “Бизнес-десант” киңәшмәсе үткәрелде.
Әлеге киңәшмә "Райхан" кафесында узды, анда башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм 50 артык эшмәкәр катнашты.